Сугыш вакытындагы тормыш турында Хәбибә Нигъмәтулла кызы авырлык белән сөйли

Хәбибә Нигъмәтулла кызы Нигъмәтуллина. Фото: "Яңарыш" газетасы Төмән
Фашизмны кулларына корал тотып җиңүчеләр һәм бу Бөек Җиңүне тылда үз хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр бик аз калды инде. Тыл хезмәтчәннәре - безнең районның хөрмәтле кешеләре дип сөйли Фатыйма Вабиева.
Вагай районы территориясендә хәзерге вакытта «Тыл хезмәтчәне» дигән мактаулы исемгә лаек булган 158 кеше яши. Аларның хезмәт батырлыгы да зур рәхмәт һәм ихтирамга лаек. Шуларның берсе – Хәбибә Нигъмәтулла кызы Нигъмәтуллина. Ул 1932 елның 15 маенда Вагай районының Тугыз авылында күп балалы гаиләдә туа.
Асадуллиннарның гаиләсендә биш кыз үсә. Әнисе - Хатирә Пургон кызы колхозда эшли, балаларны карый, йорт хуҗалыгын алып бара, анда мал-туар асрыйлар, яшелчә, бәрәңге утырталар. Әтисе - Нигъмәтулла Азисулла улы, колхоз эшеннән тыш, зур гаиләне туендыру өчен балык тотарга да йөри. Авыр яшиләр, әмма ач тормыйлар. Өлкән балалар әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә булышалар.
Сугыш вакытындагы тормыш турында Хәбибә Нигъмәтулла кызы авырлык белән сөйли:
“Безнең балачак сугыш башланган мизгелдән өзелде. Миңа ул вакытта 9 яшь иде. Без бомбаның нәрсә икәнен белмәдек, әмма ачлык, мохтаҗлык белән кичердек. Мондый хәлне берәүгә дә кичерергә язмасын. Ул елларда балалар өлкәннәр белән беррәттән эшләделәр, төрле эшләр башкардылар. Беркем дә зарланмады. Эшләргә өйрәндек, ә менә белем алырга туры килмәде”.
Нигъмәтуллиннар ул вакытта Сөләйман авылында яшиләр. Җәен Хәбибә олылар белән сарыклар көтә, көтүлек 11 чакрым ераклыктагы Корманак авылында була. Кышка киредән куып алып кайталар. Суелган терлек ите фронтка китә. Итне үзләре күрмиләр дә, ашны алабута һәм үләннәрдән пешерәләр, бераз бәрәңге салалар. Бөтен авыл хуҗалыгы продукциясен дәүләткә тапшыралар. Шулай Җиңү көненә кадәр яшиләр. Сугыштан авылга бик азлар гына кайталар. Күпләр яу кырында ятып кала.
Сугыштан соңгы еллар да җиңел булмый, ләкин тормыш акрынлап үзгәрә. Хәбибә Нигъмәтулла кызы колхозда, аннары совхозда эшли. Ул 1964 елның 15 сентябрендә Сөләйман авылында туган тракторчы Сабиулла Колбай улы Нигъмәтуллинга кияүгә чыга. Нигъмәтуллиннар үзләренә өй салып, алты ул тәрбияләп үстерәләр.
Бүген Хәбибә Нигъмәтулла кызына 88 яшь. Ул сеңлесе Роза белән яши, өч апасы исән түгел инде. Ире һәм дүрт улын югалта. Авыр еллар Хәбибә әбинең сәламәтлеген какшата. Алай да ул күтәренке рухта, тормыш сөючән булып кала, ике улы, җиде оныгы һәм алты оныкчыгының игътибарында һәм кайгыртучанлыгына сөенеп яши.
Хәбибә Нигъмәтулла кызы Нигъмәтуллина - хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, сугыш ветераны. Ул «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән. Быел аңа Бөек Җиңүнең 75 еллыгына медаль тапшыралар.
Статьи по теме:
| Создаем застывшую красоту, танцуем, смотрим мюзикл, кино, спектакли и концерты, пишем диктант и проводим ночь в музее | 
| Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык | 
| «Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия | 
| Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты | 
| Исламский подход в развитии астрономии | 
| Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы | 
| На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение | 
| Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона | 
| Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд | 
| Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета | 
| Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области | 
| В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым | 
| 13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга | 
| Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков | 
| Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили | 
| Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним | 
| Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей | 
| Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим | 
| Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области | 
| Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года | 
| В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина | 

Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России