Япония кино һәм телеэкраннары йолдызы – татар кешесе!

        Иҗади псевдонимы - Рой Джеймс, чын исеме – Ханнан Сафа, милләте – татар, эшләгән урыны - Япониянең Nippon Cultural Broadcasting радиостанциясе һәм күп санлы киностудияләр. Ханнан Сафа Япония шоу-бизнесы һәм киносы үрләрен ныклап яулап алган милләттәшләребезнең берсе, самурайлар җирендә безнең илдән чыккан меңнәрчә эмигрантлар арасында аның чаклы урыслардан да уздырып эшләгән, дан казанган кеше булмаган.

Ханнан Сафа 1929 елның 9 мартында Япония башкаласы Токионың Ситая-ку дигән пригородында туа. Ата-анасы, гаиләсе - ак эмигрантлар Октябрь революциясеннән соң Россиядән Японияга чыгып киткән булганнар. Әтисе Гәйнан Мөхәммәт Сафа – Казан татары, тумышы белән Пермь ягыннан, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Токио үзәк мәчете (хәзерге Tokyo Camii) имамы була.
 
1954 елда Ситай мәхәлләсенең Такемати (хәзер башлангыч Тайто Уорд Хэйсэй башлангыч мәктәбен) һәм Икубункан техник мәктәбен тәмамлаганнан соң милләттәшебез Ханнан Сафа Мэйдзи университетының коммерция факультетында белем ала.
 
Шоу-бизнеста Сафа 1953 елда Nikki Music Hall сәхнәсендә эшли башлый. Алга таба һөнәрендә тагын да остара торгач аның талантына Nippon Cultural Broadcasting радиостанциясенең бер популяр радиопрограммасында урын бирелә. Ул анда баштанаяк бирелеп, бар булган сәләтен салып эшли. Радиоэфирыннан тагын да кызыклырак, югарырак яңа иҗади дөньяга – кинога кереп китә Ханнан Сафа. 1955 елда Микио Нарусэның «Плавущие облака» фильмында ул үзенең беренче роле - АКШ армиясе офицерын уйный. Аннан соң ул тагын дистәләгән рольләр башкарып Япония киносында һәм чит илләрдә киң танылу ала. 1975 елда ул Ацуко Юасе исемле япон кызына өйләнә һәм хатыны фамилиясен ала. Ацуко япон язучысы Юкио Мисиманың ниндидер бер китабында төп героинясы прототипы булуы белән дә билгеле.
 
Кызганычка каршы, иҗаты гөрләп эшләп кенә яткан чагында,1982 елның язында табиблар милләттәшебездә яман шеш авыруы табалар. Ул дәвалану өчен озак вакытлы ял да алып карый, әмма рак чиренә каршы Япониянең көчле табиблары да берни эшли алмый. Ханнан Сафа 1982 елның 29 декабрендә 53 яшендә вафат була. Аның кабере Токио пригородында Тама зиратының мөселман өлешендә урын алган.
 
Кинода уйнаган рольләре:
«Плывущие облака», 1955 – АКШ армиясе офицеры;
«Даибан», 1959 - хәрби полиция офицеры;
«Жена трех воронов», 1959 - Роберт Льюис;
«Японское романтическое путешествие», 1959 – офицер;
«Пой, молодежь», 1963 - продюсер Накаи;
«Разговоры о деньгах», 1964 – Хорикава;
«Yume no Hawaii de Bon Dance» - модератор.
Япония телевидениесе программаларын алып баручы:
«Замечательная викторина Као», NТV, январь 1956 - июнь 1962;
«Рыночная цена викторины 10 000 иен», Fuji TV, апрель 1963 - август 1964;
«Эксклюзив! Спортивная информация», NТV;
«Матч за титул песни слова», NET;
«Чемпионат Звездного Мансая», MBC;
Ул катнашкан радиопрограммалар:
«Torys Jazz Game», Nippon Cultural Broadcasting;
«Подлый жокей Роя Джеймса», Nippon Cultural Broadcasting (позже Nippon Broadcasting System);
«Мистер Спорта Роя Джеймса», Nippon Broadcasting System;
«Fujiya Kayo Best Ten», Nippon Broadcasting System;
«Pack in Music», Радио TBS.

Комментарии  

0 #3 Jackson 28.06.2023 14:57
Thanks , I've just been searching for information approximately this subject
for a long time and yours is the greatest I have found out so far.
However, what about the conclusion? Are you sure in regards to the
source?

my web-site Leola: https://zwjz.essensa.site
Цитировать
0 #2 Sheri 22.03.2023 22:32
medical professionals and online income sources
simple ways for seniors to earn passive income as therapists simple ways to make money
from home
home-based medical billing jobs for jobless physicians

Here is my blog post home-based businesses that make money: https://www.yic.co.kr/bbs/board.php?bo_table=free&wr_id=42387
Цитировать
0 #1 Elmer 17.03.2023 01:32
affiliate marketing tutorial for beginners
Benefits of joining a supplements affiliate program
highest paying herbal supplement affiliate programs
online coaching

My site: remote healthcare jobs: https://bossladiesgastrobar.com/forums/users/leilanichiu1/edit/?updated=true/users/leilanichiu1/
Цитировать

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX