7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар икенче сменада 22 июльдән 4 августка кадәр ял иттеләр

21 8Фото: yanarish72.ru

 

Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гомуми белем бирү үзәгендә «Туган чыганаклар» мәдәни-белем бирү программасы белән татар этномәдәни компонентлы балалар сәламәтләндерү лагерының 2 нче сменасы 22 июльдән 4 августка кадәр эшләде. Биредә 7 яшьтән алып 14 яшькә хәтле балалар ял иттеләр. Сәламәтләндерү лагеры программасының төп максаты - татар телен, җыр-биюләрен, әдәбиятын, мәдәниятен, милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм мәхәббәт тәрбияләү, төрле милләтләргә карата хөрмәт булдыру, үзара дус, ярдәмләшеп яшәргә өйрәтү иде.

Һәр яңа көн балаларга белем, сәләт, осталык, күтәренке кәеф, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Программа методик яктан дөрес, төптән уйланып, балаларның яшьләренә, осталыкларына карап бик кызыктыргыч-мавыктыргыч итеп төзелгән. Мәсәлән, «Туган шәһәр буйлап йөрү» танып-белү программасында катнашулары һәркемнең күңелендә озакка сакланыр. Чөнки бу көнне алар «Бие, Төмән!» флешмобында бик теләп катнаштылар. Бу хакта yanarish72.ru хәбәр итә.

Шулай ук «Төмән шәһәрен яса» рәсемнәр бәйгесендә шәһәрнең иң уңайлы һәм онытылмаслык почмакларын күрделәр. «Яшел патруль», «Театр сәхнәсе», «Безнең Җиңү», «Гореф-гадәтләр әйлән-бәйләне», «Дуслык гөле» дип исемләнгән дәресләрдә дә балалар бик актив булдылар.

4 август көнне «Сау бул, лагерь!» ябылу тантанасы оештырылды. Биредә балалар шушы вакыт эчендә нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Алар татар телендә шигырьләр сөйләделәр, хәрәкәтле һәм хәтерне яхшыртучы, үстерүче уеннар уйнадылар, татар халкы җырларын һәм биюләрен башкардылар. Бу көнне алар «Кулдан ясалган могҗизалар» дип аталган күргәзмәдә үзләренең кул эшләрен карап, горурландылар. Лагерьда ял итүче һәр балага сәләтенә карап Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Шулай ук алар татар халык әкият геройлары һәм укытучылары белән фотога төштеләр. Биредә ял иткән балалар вакытларын бик файдалы һәм уңышлы уздырдылар. Ата-аналар «Этнос» балалар үзәге җитәкчеләренә һәм тәрбиячеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

 

Охшаш мәкаләләр:

В Тюмени на Казаровской мечети на два минарета установили медные полумесяцы

Духовное управление мусульман Тюменской области провело две благотворительные акции в Курбан-байрам

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX