Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле, эшмәкәр Ринат Насыйров Милли Шурага сайланды

12 2

Фото: Oren.ru

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиле, эшмәкәр Ринат Насыйров Милли Шурага сайланды. Себердә яшәүче милләтәшебезнең фикерләрен «Интертат» укучыларына җиткерәбез.

Татар милләтен дин, тарих, гореф-гадәтләр саклый

Аллага шөкер, бүген мәчетсез татар авыллары юк. Һәрбер авылда, татар оешмасы булган һәр өлкәдә имамнар, мөфтиләр булып татар дин әһелләре эшли башлады. Үзебезнең имамнарыбыз бар. Инде балалар үсеп, Коръән-хафизлар Татарстанда гына түгел, бүтән җирләрдә дә була башлады. Искитәрлек әйбер.

Тарихка карасак, мең, йөз ел дигән сүзне әйтә ала икән халык, аның бүгенге көнгә милләте һәм тарихы бар дигән сүз. Татар халкы яшәгән җирләрдә тарихи ядкярләребез бар.

Гореф-гадәтләребез, мәдәни эшләребез ягыннан да агачыбыз матур гына үсеп килә. Һәр төбәктә ике-өч мәдәният йорты гөрләп, матур итеп эшли. Екатеринбург, Әстерхан, Төмән булсынмы, чын татар телендә эшлиләр һәм аларга татар мәдәният йортлары дип язылып куелган. Аны бюджет финанслый, бөтен җирдә реконструкция ясалган.

Бу уңайдан бер теләк: Татарстаннан безгә практика узарга мәдәният белгечләре килсен иде. Ике-өч айгамы, бер елгамы… Студентлар гына түгел, институтны тәмамлаучылар ике-өч елга эшкә килсә дә бик әйбәт булыр иде. Читтән килгән хезмәткәрләр безнең агачның яфракларын ныгытыр иде.

Татар теленә бәйле хәлләр дә якын киләчәктә үзгәрер дип өметләнәбез. Минтимер Шәрипович, Рөстәм Нургалиевич, Марат Готович, Васил Гаязович та бу юнәлештә тырыша.

Төмәндә 48 этномәдәни компонентлы мәктәп эшли. Бүген проблемабыз шундый: әгәр татарча китаплар чыга икән, бер өлешен безгә дә юлласыннар иде. Без аның артыннан йөгереп йөрергә тиеш түгел. Читтә татарлар яши икән, бүген аларның мәктәпләре бар дигән сүз. Анда этномәдәни компонент кергән икән, ул хакта министрлык хәбәрдар булырга тиеш. Безне анда йөгереп йөртмәсеннәр иде, китапларны җибәрү авыр түгел бит. Үзәкләштерелеп кереп барсын ул кирәкле эшләр.

Димәк, өч юнәлешебез бар бүгенге көндә. Тарих буенча күрәбез — эшләр эшләнә. Дин буенча, Аллага шөкер, шулай ук эшләр бара. Тел буенча да мондый көчле команда булгач, хезмәткәрләрне дә кулланып, анда да үзгәрешләр булыр.

Безгә нәрсә җитми?

Димәк, нәрсә генә җитми безгә бүгенге көндә? Милләтебезне йөрәкләрегезгә сеңдерә башларга кирәк.

Нәрсә соң ул милләт? Милләт Әстерханда да, Кырымда да, Себердә дә булган, тик ул милләтләр беткән. Тарихта бардыр, әмма бүген, тарихка таянып, акылны кушарга кирәк безгә.

Нәрсә ул акыл? Ул тарихка, мантыйкка, бүген кергән акылга таянып, бу стратегияне (Татар халкының үсеш стратегиясен — ред.) чыгару. Аның аша милләтне бөтен җирдә үстерик. Сигез миллионмы ул, 16 миллион татармы — бер кеше исенә төшерә алмый бүген. Әмма татарлар бар.

Бүген Татарстанны Россия күләмендә нинди өлкә, нинди республика белән чагыштырып була икәнен әйтә дә алмыйм. Андый нык көчлеләр бүтән юк.

Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска!

Әйтик, Васил Гаязович (Шәйхразиев, Милли шура рәисе — ред.) Татар аты көне уздыра ел саен. Татар аты бит ул көчле нәрсә. Ул безнең милләтне үстерергә мөмкин. Карагыз Төрекмәнстан патшасы ничек үзләрендә чабышларны алып бара! Гарәп илендә гарәп атларының нинди ярышлары үтә! Англия королевасы атка атланып нинди хөкүмәт кора! Ә без татарлар татар атына таянып милләтне күтәрә белмибез. Бу да бит мөмкинлек.

Безгә татарча сөйләшеп, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны ачып, милләтне күрсәтергә, уңган, көчле, динле, телле, бер-беребезгә таяна торган халык икәнебезне башкаларга да күрсәтергә кирәк.
Милләтне дә баланы үстергән шикелле үстерәсе. Аны ярату гына түгел, ашатырга, эчерергә, иркәләргә, кайчак бераз гына ачуланып та алырга кирәк.

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Милли шурага нинди көчле әгъзаларыбыз, хәтта министр (ТР мәдәният министры Ирада Әюпова — ред.) да керде. Инде хәзер читтә торган татарлар белән дә элемтә булдырып, бөтенебезгә дә ул эшләрдә катнашырга кирәк.

Киләчәк көнебез һәрвакыт ачык булыр, чөнки без көчле халык!

 

 Охшаш мәкаләләр:

В деревне Епанчино Тюменской области нашли послание из прошлого века на татарском языке

В этом году в Тюменской области открылась школа с татарским этнокультурным компонентом

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX