«Таң алды» җырының клибын «Сак-сок» музыкаль төркеме солисты үз аккаунтына урнаштырган

 

Туксанынчы елларда популяр булган «Сак-сок» музыкаль төркеме солисты, Америкада яшәүче җырчы Оскар Акчурин әти-әнисе истәлегенә татар халык җыры яздырган. «Таң алды» җырының клибын җырчы үз аккаунтына урнаштырган.

«12 августта әтиемнең туган көне. Иртәнге 4тә әти хөрмәтенә яздырган җырымны тәкъдим итәм. Әтием 59 яшендә вафат булды, ул вакыт миңа 15 яшь иде», — дип яза Оскар.

Музыкант әтисенең тормышны, дусларын, җыр яратуын, мандолинада уйнавын искә ала. «Ул өч улын да музыка яратырга һәм китап укырга өйрәтте. Бүген үзебезне таба алганбыз икән – бу әти тәрбиясе», — ди ул.

Оскар Акчурин «Таң алды» татар халык җырын рок стилендә эшкәртеп яздырган.

Әлеге җырны яңарту теләге турында ул «Татар-информ»га интервью биргәндә әйткән иде.

«Татар җырларын бик яратам. Алар минем өчен балачак хатирәсе, алар әти-әнием тавышы кебек ягымлы. Татар җырларын машинамда йөргәндә тыңлыйм. «Сак-сок» репертуарындагы җырларны үзем дә җырлыйм. Кан тарта, диләр бит. Тамырларга тартадыр», — дигән иде ул.

 

Охшаш мәкаләләр:

Интернетта популяр һәм заманча татар музыкасы булган URBANTATAR радиосы эшли башлады

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX