Быел фестивальдә ТР-ның 41 муниципаль районыннан 156 предприятие һәм оешма катнашты

2 4

Фото: tatarstan.ru

 

30 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең гала-концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

«Наше время – Безнең заман» фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә. Проектның авторы «Созвездие-Йолдызлык» оешмасы. Фестиваль яңа буын кадрлар формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу буенча мөһим эш башкара. Катнашучылар арасында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр бар.

Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучыларны сәламләде һәм чараның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләде.

«Созвездие – Йолдызлык» оешмасы тарафыннан зур эшләр башкарыла. Шунысы мөһим, без иҗади процесска эшче яшьләрне җәлеп итү формасын таптык. Предприятие, муниципалитет, һөнәр берлеге җитәкчеләре тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Без бу проектның Татарстанда ни дәрәҗәдә кирәкле булуын күрәбез. Мин барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм. Шушы фестиваль һәм анда катнашучылар – безнең республиканың зур байлыгы«, — диде ТР Президенты.

Ул шулай ук коронавируслы пандемия чорында профилактик чараларны үтәүгә игътибар белән карарга өндәде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов иҗади фестивальне оештыручыларга бүләкләр тапшырды.

Быел фестивальдә Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан 156 предприятие һәм оешма катнаша. «Наше время – Безнең заман»да барлыгы 950 дән артык яшь кеше катнашты. Бу хакта ТР Президенты рәсми сайты хәбәр итә.

 

Статьи по теме:

13 ноября состоится ежегодный телевизионный фестиваль «Наше время — Безнең заман»

Начался прием заявок VIII ежегодный телевизионный фестиваль «Наше время — Безнең заман»

В Казани определили победителей фестиваля «Наше время — Безнең заман»

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX