Тәнзилә ханым тормыш иптәше Нәҗип абый белән яши, ул утыз ел элек булган кызыклы хәл турында сөйли

 

 

Тәнзилә ханым тормыш иптәше Нәҗип абый белән Казанда яши, аңа хәзер 85 яшь, ул утыз ел элек булган кызыклы хәл турында сөйли.

«Кәгъбәтулла капкасы төбендә носилкадан төшерделәр»

Мин 55 яшемдә пенсиягә чыктым. Пенсиягә чыгарга өч ай кала, эштән кайтканда трамвайдан төштем. Трамвай алдыннан юлны чыкканда, сул ягымнан машина бәрдерде. Фара яктысы күз алдымда калды, мине носилкага салганны гына хәтерлим, башка берни хәтерләмим. Шунда мин йокыга талганмын булса кирәк.

Мине Мәккәдә Кәгъбәтулла капкасы төбендә носилкадан төшерделәр. Мине кулына су белән чынаяк тоткан, кечерәк кенә буйлы бабай каршы алды: «Мә, авызыңны ач», — диде ул. Мин ул көнне Рәҗәб аеның өч көнлек уразасын тоттым, эштән кайткач авыз ачарга тиеш идем. Кәгъбәтулла ишегалдына кердем. Күктәге зур айга гаҗәпләнеп карадым: ул бик зур, анда тереклек күренә иде.Шуннан ул бабай: «Әйдә», — дип, мине алып китте. Мин аның артыннан барам, күпер янына җиттек.Ул гади, тигез түгел, ә салават күпере кебек күпереп тора.

Күпернең икенче ягында ак-ак яулыклы һәм күлмәкле хатын-кызлар басып тора. «Болар кемнәр?» — дип сорадым бабайдан. «Алар җәннәттән чыктылар. Дөньялыкта изгелек кылган, намаз укыган, корбан чалган, яхшылык эшләп яшәгән кешеләр рухи азык җыярга чыгарга торалар. Хәзер сул якка кара», — ди.

Сул якка карасам, чокырдан зәңгәрләнеп ут чыгып тора. Анда кешеләр тезелгән. Башта гаурәтләрен асылындырган, кара йонлы куркыныч ир-атлар тезелеп тора. Алар артыннан күкрәкләрен асылындырып, телләрен чыгарып, хатын-кызлар басып тора. Алар артыннан «чырык-чырык» килеп каз бәбкәләре йөри. Мин гаҗәпсенеп карап торам. «Болар дөньялыкта кеше үтереп, зина кылып, кеше талап яшәгән, әти-әнине үтерүче кешеләр. Гаурәтләрен кискәннән соң, шушы чокырга төшәргә торалар», — ди бабай. Аннан соң хатын-кызларны аңлатты: «Болар — гайбәт сөйләп, кеше ирләре белән зина кылып йөрүчеләр. Күкрәкләрен кискәннән соң, алар да чокырга төшә», — ди. «Бәбкәләр нигә монда соң?» — дим. «Алар, тудырырга теләмичә, корсакта вакытта үтерелгән бәбкәләр», — ди. «Мин дә анда төшәмме? Мин дә ул эшне эшләдем бит!» — дип кычкырып елап җибәрдем.

Кәгъбәтуллага барып керү белән ул миңа бер дога өйрәтте. Мин аны хәзер дә укыйм. «Мин өйрәткән доганы укы. Син моннан китәсең әле. Син монда үз аягың белән килмәссең, сине китерәләр», — диде.

«Апа, палатага чыккач ни сөйләгәнегезне хәтерлисезме?»
Мин уянып: «Мин кайда?» — дип кычкырып җибәрдем. Ул вакытка пар канатым Нәҗибем дә килгән иде. Хезмәттәшләрем аңа барысын да аңлатып өлгермәгән. Башымны теккәндә ул инде килгән булган. Миңа тынчу, авыр, кире китәсем килә. «Ник кайттым?» — дим, бернәрсә дә күземә күренми, булган җиргә кире тарта.

Аннан соң мине палатага кертеп салдылар. Бер яшь хатын-кыз минем янга килеп: «Бу апаның нишләп канын туктатмыйлар икән, бисмиллаларын да әйтеп ятты. Мин Аллаһка ышанмыйм. Ул булса, болай булмас иде», — диде. Мин якынрак килүен сорадым. Син ничек монда килеп эләктең, дип сорадым аннан.

«Апа, без Арчадан кайтканда ирем, ике балам белән машинада бәрелдек. Менә минем янда бер яшьлек балам, икенче балам икенче палатада, ирем өченче палатада», — ди. Үзенең кулын да асып куйганнар. «Сеңлем, без сынау астында. Аллаһының берлегенә ышан, әйтмә алай», — дим.

Мин уразада, авыз ачтырыгыз әле дип, сорадым. Ул миңа стакан белән су алып килде. Эчертә алмыйлар, чөнки башны күтәрергә ярамый. Трубка алып килде, су эчертте. Минем янымда яткан хатын: «Апа, палатага чыккач ни сөйләгәнегезне хәтерлисезме?» — ди. Мин хәтерләми идем.

«Әгәр терелсәм, аякка бассам, гаиләмә кайтсам, гомерем булса, туган илемдә булган дару үләннәрен таныр идем, кешеләрне дәвалар идем», — дип әйттегез, ди. Шуннан соң Аллаһның кодрәте белән, таяклар белән өемә кайттым. Пар канатымның әнисенә 87 яшь иде, ул бездә торды, аны тәрбияләргә насыйп булды.

«Кондызлар буа буган да, чишмә су астында калган»
Туган җиремдә, Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында бердәнбер чишмә бар иде. Мин шул чишмә суын ташып үскән бала. Моннан 10-15 ел элек без бабай белән туган авылымда йорт төзедек. Үләннәр турында бөтен китапларны, журналларны алдык, барлык үләннәрне дә өйрәндек. Мин чишмә буена бака яфрагын эзләргә төшеп киттем. Карасам, кондызлар буа буган да, чишмә су астында калган. Чишмәгә кеше йөри алмый дип еладым. Анда бер кеше утыра, «Бу сине көтә», — дип чишмәгә күрсәтте дә юкка чыкты. Мин көчкә кайттым.

Бабай белән су ага торган җирен эзләргә чыктык. Текә ярда су чыккан урынны таптык, шул ярда мин чишмә корырга ниятләдем. Теге кешене Аллаһы Тәгалә җибәргәндер, Хозер Ильяс булгандыр. Шуннан соң өйне төзегән осталарга шалтыраттым. Чишмә ясый алырсызмы дип сорадым. Ул оста: «Тәнзилә апа, без аны эшләрбез. Безгә акчасы да, савабы да кирәк. Май аенда башларбыз», — ди. Мин көз көне шалтыраткан идем.

Өч атна дигәндә чишмәне аякка бастырдылар. 2019 елда Рамазан аеның 24нче көнендә чишмә ачылышы булды. Казаннан күренекле кешеләр, хәзрәтләр, авыл халкы килде. Халык чишмәгә минем исемне бирергә теләде, ә мин ризалашмадым. Иртәнге намазны укыганнан соң мин йолдызларны тикшерәм. Таң атар алдыннан барысы да сүнеп бетә, чишмә турысында бер йолдыз кала, ул нәкъ таң атып беткәч кенә сүнә. Бу хәлне берничә тапкыр тикшердем, ул таң йолдызы иде. Чишмәнең исеме дә «Таң чишмәсе» була дидем. Ул кичне мин мәчеттә ифтар үткәрдем.

«Утыз ел инде мин икенче кеше булып, сизенеп яшим»

Утыз ел инде мин икенче кеше булып, сизенеп яшим. Без бабай белән Яңа елны беркайчан да ашап-эчеп каршыламыйбыз. Азан әйтәбез, намаз укыйбыз, теләкләр телибез дә ял итәргә ятабыз. 2020 елны каршылаган вакытта, Путин сөйләп бетергәннән соң, калтырана башладым, йөрәгем чәнчеде, хәлем начарланды. «Ай-һай бу ел хәерсез килә икән», — дидем. Беренче гыйнвардан алып мартка кадәр: «Бүген нәрсә булыр икән?» - дип таң каршыладым. Мартта бу хәл барлыкка килде.

Миңа ышанмаучы, уйлап чыгара дип әйтүче кешеләр дә булырга мөмкин, әмма мин ялганчыны, күрәзәчене яратмыйм. Минем янга бөтен Татарстаннан кешеләр килә. Кара һәм ак калебле кешеләрне күрәм. Кара калебле кеше килсә, мин аны табибларга җибәрәм. Ак күңелле кешене берничек тә кире кага алмыйм.

Ун кеше рак авыруы белән килде, аларның сигезе аякка басты, икесе үлде. Бабаем өйдә юк вакытта ике кеше килеп кергән иде. «Онкологиядән кайтып киләбез. Апа, ирләр еламый, миңа башта утырып еларга рөхсәт ит. Беребезнең ашказанында, икенчебезнең үпкәсендә яман шеш бар», — диде берсе. Мин аңа: «Энем, гафу итегез, мин сезнең белән сөйләшә алмыйм», — дидем, чөнки аның үләсен күреп торам. Икенчесенә мин биргән даруларны кулланырга киңәш иттем», — дип сөйли Тәнзилә ханым.

Ул авыруга «чудо мазь» биргән. «Без бабай белән тукранбаш, дүләнә, алтын тамырдан дару ясыйбыз. Ул мазьлар миңа бик кыйммәткә чыга. Чит илдән кайтарылган кыйммәтле тамырларны зәйтүн маенда тотам. Миннән: „Кайда кабул итәсез, күпме акча аласыз?“ - дип сорыйлар. Миннән аларны сорамагыз. Мин кешенең гозере буенча гына кабул итәм. Дару ясау өчен киткән акчаны алам», — дип сөйли ул.

Журналистның: «Җеннәрне күрәсез икән, алар нинди?» — дигән соравына ханым ул хакта сөйләргә ярамаганны, соңыннан авыр булачагын әйтә.

«Мин күз тиюне бик тиз күрәм. Кешенең күзендә гомер көзгесе бар, карыйм да күз тигәнме, юкмы икәнен күрәм. Мин абыстай. Дини белемгә, фәнни белемгә дипломым бар. Мин мулла кызы, биш яшемнән иман өйрәндем. Хәзер дә Аллаһы Тәгаләдән генә куркып яшим», — ди ул.

Үлгәннән соң ахирәт бармы?

«Без ахирәткә әзерләнеп барырга тиеш. Аллаһы Тәгалә безне дөньяга китергәч, ике юл биргән. Берсе — тормыш юлы, балалар үстерү, икенчесе — ураза тоту, биш вакыт намаз уку, изгелек кылу, корбан чалу, хаҗ кылу. Ахирәт юлын югалтырга ярамый. Дөньяга бирелеп, акча корты булып яшәсәң, ахирәттә җавап бирәсең була. Без дөньяга килү белән Аллаһы Тәгалә куен дәфтәрен куйган, анда барысы да язылып бара. Мин булган сират күпере янында бездән сорау алачаклар. Шунда безне тәмугка һәм җәннәткә аралыйлар.

Беренчедән, дөньяга тудырган әти-әнине хөрмәт итәргә, рәнҗетмәскә, картлар йортына бирмәскә, намуслы булырга кирәк. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә намаз белән рәхмәт укырга тиешбез.

Мин чишмәгә юл булдыру өчен халыктан үтенеп сорадым, бик күп җиргә мөрәҗәгать иттем, әмма миңа ярдәм итүче булмады. Саран булмаска кирәк. Мин — салам түбәле йортта, чабата киеп үскән бала. Булган малымны һәрвакыт таратам. Сәдакамны сабыйларга, ятимнәргә, инвалидларга бирәм. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алганыма мең тапкыр риза булып яшим», — ди Тәнзилә ханым.

Дәвалаучы ханым «чудо мазь» рецепты турында да сөйли. Аның нигезе «ЗОЖ» журналыннан алынган, әмма бик күп өстәмәләр кертелгән. «Аны өч сәгать зәйтүн маенда тотарга кирәк. Миннән өйрәнергә теләүчеләр дә күп булды. Ул бөтен авырудан файдалы», — ди ул.

Нәҗип абый белән Тәнзилә апаның балалары да күренекле табиблар икән. Әңгәмә азагында Нәҗип абый тальян гармунында уйный, ә Тәнзилә ханым кушылып җырлый. Бу хакта intertat хәбәр итә.

 

Статьи по теме:

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX