Татарчаны яхшы гына аңлый да, сөйләшергә генә авыррак, ди ул
Әстерхан шәһәрендә яшәүче Аллу Франк Оливье Япо татарларның токмачлы ашы белән кыстыбыен да бик ярата икән. Соңгысын ул пешерергә дә өйрәнгән. Ул пешергән кыстыбый искитмәле тәмле була, ди хатыны Гөлназ.
Аларның Әстерханда танышып гаилә кора. Гөлназ - Башкортстан татары. 2007 елны Башкорт дәүләт педагогика университетын тәмамлагач, Әстерханга килә һәм инглиз теле укытучысы булып эшкә урнаша. Оливье Әстерханга Көнбатыш Африкадан ук килгән.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Әстерхан дәүләт техник институтында укыганда ук берничә якташы белән “Афрошоу” дигән төркем оештыралар һәм туйларда чыгыш ясый башлыйлар. Африка биюен биеп, француз телендә җырлаган егетләрне күп бәйрәмнәргә чакыралар. Гөлназ белән танышып гаилә коргач, хатыны аңа татар һәм казах җырларын өйрәнергә тәкъдим итә. Җырларын гына түгел, шул телдә сөйләшү теләге дә барлыкка килә аңарда. Казах телен махсус курсларга йөреп, ә татарчаны хатыны Гөлназдан өйрәнә. Татарчаны яхшы гына аңлый да, сөйләшергә генә авыррак, ди ул. Казах һәм татар телендәге җырларны башкара башлагач, туйларга чакыручылар да арткан.
Оливьеның иң яраткан җырчылары - Айдар Галимов белән Элвин Грей. Ул аларның шактый җырларын яттан белә. Айдар Галимов белән бер сәхнәдә “Эх, алмасы” җырын да башкарган.
Оливьеның ашларга бик исе китмәсә дә, татарның токмачлы ашын рәхәтләнеп ашый икән. Хатынының әнисе пешергән бәлешне дә бик ярата. Кыстыбыйны исә үзе пешерергә өйрәнгән. Гөлназ белән Оливье кызлары Сәмирә белән уллары Марсельгә иптәшкә өченчегә кыз көтәләр икән. Бу хакта “Шахри Казан” хәбәр итә.
Статьи по теме:
Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |
Вспоминаем Джалиля, слушаем песни, делаем изю, читаем Мустая Карима и другие идеи февраля |
Рузиль Минекаев снялся в роли библиотекаря в кино для татарского нетфликс |
Татарские фильмы-новинки в сети, гастроли Буинского театра, знакомства и концерты: что посмотреть и куда сходить в Екатеринбурге в январе Нового года |
Куда сходить уральцам в уходящем году: концерт, фабрика ума, конкурсы и лекция |
«Словно шов соединяет татар страны»: в Екатеринбурге презентовали фильм об уникальном казанском мастерстве» |
В Екатеринбурге проводят единственный в России конкурс исполнителей татарского танца |
На Урале состоятся премьерные показы фильма «Казанский шов» |
Пишем татарский диктант, слушаем лекцию, смотрим танцы, идем на новое кино и много концертов |
14-летнее медиа eka.tatar и татарская «региональная» журналистика |
Татарская молодежь из Екатеринбурга и Качаканара организовала квиз «Башваткыч» |
День Победы, полет на солнце, концерт, татарские экскурсии и квиз, метаморфозы Агафуровых и точечная роспись |
Праздник Ураза байрам, тамбурная вышивка, полеты в Музкомедии, концерты татарской песни, день рождения Тукая |
Казанская группа qaynar на фатирлыке растопила уральские сердца |
День рождения раиса, Салават, Рамадан, Мураками, стендап, уральский соловей и еще несколько мартовских идей |
Татар Екатеринбурга приглашают пройти опрос для научного проекта |
Какой язык считать родным и где изучить татарский в Екатеринбурге |
В Казани презентовали комиксы «Татар хатын-кызлары» |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и редактор:
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России