Карантин вакытында сезгә акыллы һәм кызыклы блогерлар контентын тәкъдим итәбез:

Канал Тәбрис&Радиф ясаган сайлау кызыклы каналлар:


1. Лемон - Ялкын журналы проекты, локаль һәм дөнья яңалыкларына ультраяңа буын шагыйрәсе Гүзәл обзор ясый:

БОНУС: Ялкынның ютуб каналы - шәһәр турында репортажлар, эстрада (?) бн интервьюлар, Татарстан буйлап сәяхәтләр https://www.youtube.com/channel/UCG0GC_VZeToglfakRKKWEkQ

2. Татарча подкаст дип аталган "Азатлык" радиосы проекты, әлегә конкрет тематикасы юк, ютуб каналларында да барлык подкастлар бер урынга җыелып бетмәгән, шулай да ачып карагыз:
https://www.youtube.com/watch?v=Gbj3acnJuZI&list=PL_aZhrIkCtlBV0rTE3y2MY5UwrX9qKrRp

3. Азан.фм - иң эчтәлекле подкаст, монда мәчет тарихлары да, көндәлек догалар да, Ислам нигезләре - санап бетергесез - ураза алдыннан гаять актуаль контент: яндекс.музыкада - https://music.yandex.ru/album/9921209 (https://music.yandex.ru/album/9921209), вконтакте подкастында да бар алар, ләкин 3 чыгарылышны гына йөкләгәннәр, шуңа төркемнәренең аудиолары баерак - https://vk.com/audios-66011159

4. Белем учаклары:

Ачык университет - бер лекцияне тыңлап бетермичә башкасына күчеп булмый, ләкин курс узганнан соң сертификат бирәләр һәм бу бушлай. Егетләр, подкаст кирәк!)

Әлбәттә! проекты
81 видео - 10 минутка сыйдырып архитектура, тарих, филология галимнәре сөйли, өстәвенә монда кызыклы фактлар видеолары бар. Десертка каналда сәяхәтләр турында һәм татар теленең үзенчәлекләренә багышланган 2 подкаст яшәп килә

Фәридә Ибраһим каналы, "КҮПТӘН ҮТКӘН, ТӘМАМЛАНМАГАН ҺӘМ КАБАТЛАУЛЫ ҮТКӘН ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬЛӘРЕ" - моны укыганнан соң эреп китәсез икән, бу канал сезнең өчен!

Гыйлем
Моннан да яхшырак татарча белем проекты юк: TED видеоларын тәрҗемә итәләр, мәкаләләр язалар, инфографикалар ясыйлар, Гарри Поттерны тәрҗемә иттеләр. Проект авторлары, акча бирү, донэйшн төймәсе куегыз әле, мондый энтузиазм ярдәмгә һәм респектка лаек! Подкастлары аз - 8 данә генә, алар монда - https://soundcloud.com/giylem , сабыр итеп өстәлгәнен көтәбез

5. Әле чыккан подкаст - Чаллы театры интервьлар яздыра башлаган - беренчесе 4 сәгать элек кенә чыкты, шуңа язылыйк та, башкаларын көтә торыйк

6. Үлгән подкаст - журфак студентларының дәрте 7 чыгарылышка җиткән дә үәзер инде бер ел чыкмый тора. Рәфидә, (башкаларны белмим) кая син?) уятыгыз инде ул подкастны, студентлар адашып йөри бит. Булганын монда тыңлап була: https://podcasts.apple.com/us/podcast/tatcast/id1448124985

7. Рус телендә татарлар һәм татар теле турында

Арзамаста - Чулпан Хамматова татар тарихын сөйли - 5 үтемле лекция

Үрдәк ТВ - иң бай татарлар исемлеге, яңалыклар һәм дөньяда актуаль һәм популяр видеоларның татарча тәрҗемәләре 

БИМ - радиода татар телен топиклап өйрәнәләр, Эльза Набиуллина алып бара, 50 (!)дән артык чыгарылыш

Мәрҗәни исемендәге тарих институтының ютуб каналы, баш битендә бушлык, ләкин видеолар башка җирдә качкан - 

Аз булса да, видеолар бик сыйфатлы, татар тарихының кыска вриантын 1.5 миллион кеше караган

8. МОҢ - Инсаф Хамитовның пластинкалар коллекциясе, ә алар тиздән мең штук булачак, бер җирдә! 

9. Казанкайный - подкаст, 25 чыгарылыш җыелды. Барлык социаль челтәрләрдә хештег буенча табып була, атнага бер чыга, сылтама калдырып тормыйм, бу каналда алар бик күп

10. БОНУС! Уфа егете Илһам татар һәм башкорт спектакльләрен яздырып ютубка салган, театрлар эшләмәгән эшне ясап аткан, аңа әфәрин

Источник: Telegram-канал Табрис&Радиф

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX