«ДТМ» форумын беренче тапкыр үткәргәндә рус телендә әйтелгән һәр сүз өчен ун тиенгә штраф билгеләделәр
Фото: photo.tatar-inform.ru
«Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашучыларның яртысы татар телен начар белүен әйтте. Бу хакта ул«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларның 50 процентка якыны татар телен бик начар дәрәҗәдә белә. Билгеле, Татарстаннан килүче егет-кызларның татар телен белү дәрәҗәсе яхшы. Татар телен өйрәнергә кирәк дигән фикерне башка яшьләргә җиткерүдә алар безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Форумдагы чаралар ике телдә булачак», — дип сөйләде ул.
Ләйсән Сафина беренче Татар яшьләре көннәрендә дә татар телен камил белмәүчеләрнең булуын искә алды.
«Беренче Татар яшьләре көннәрендә рус телендә әйтелгән һәр сүз өчен ун тиен штраф булган», — диде ул.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов форумның максаты татар телле яшьләрне түгел, ә татар җанлы яшьләрне җыю булуын әйтте. Ул форумга берничә тапкыр килүчеләрнең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә тәкъдим итте.
Быел Татар яшьләре көннәре 2-6 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак.
Охшаш мәкаләләр:
Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык |
«Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия |
Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты |
Исламский подход в развитии астрономии |
Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы |
На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона |
Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд |
Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета |
Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области |
В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |
Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков |
Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили |
Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним |
Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей |
Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |
Вспоминаем Джалиля, слушаем песни, делаем изю, читаем Мустая Карима и другие идеи февраля |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России