«Гөлсем» романының төрекчә басылуы уңаеннан әзерләнгән мәкалә газетаның «Якшәмбе» кушымтасында чыкты

23 3

 Фото: «Татар-информ»

 

Төркиядә зур тираж белән нәшер ителүче «Сабах» газетасында татар кызлары Гөлсем Камалова һәм аның иптәшләренең Балкан сугышы вакытында Истанбулга килеп төрек сугышчыларына ярдәм итүләре турында мәкалә дөнья күрде.

Мәкалә төрек журналисты Гөксан Гөкташ тарафыннан Роза Туфитуллова язган «Гөлсем» романының Төркиядә төрекчә дөнья күрүе уңаеннан әзерләнгән. Ул 20 сентябрь көнне газетаның «Якшәмбе» кушымтасында чыкты.

«Балкан сугышының татар фәрештәсе Гөлсем шәфкать туташы» дип аталган мәкаләдә II Балкан сугышы чорында татар кызларының тугандаш төрек халкына теләктәшлек күрсәтү юлында кылган батырлыклары язылган.

«Бу дөньяда яшәгән һәркем үз әкиятенең каһарманы. Әмма кайберәүләр башкаларның кайгы-хәсрәтләрен аңлап, тормышларын яхшыртырга тырышалар. Бу хәл аларның яшәү рәвешенә әйләнә. Вакыт узу белән, үзләре дә белешмәстән халык каһарманы булып куялар. Татар кызы Гөлсем Камалова да әнә шундыйлардан» дип башлана мәкалә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Автор Гөлсем Камалова һәм аның иптәш кызлары Мәрьям Пашаева, Рокыя Юнысова, Мәрьям Якупованың Балкан сугышы чорында Истанбулга килеп төрек сугышчыларына шәфкать туташы сыйфатында ярдәм итүләрен, Гөлсемнең төрек хатын-кызлары арасында хәйрия җыены үткәрүен, төрки мөселман халыклардан госманлы армиясе өчен акча җыюын зур батырлык итеп сурәтләгән. Госманлы дәүләте хәрби эшләр министры Әнвәр паша тарафыннан әлеге татар кызларына зур игътибар күрсәтелүе, хәтта төрек солтанының да кызларга рәхмәтен җиткерүен язган.

Роза Туфитуллованың «Гөлсем» романы филология фәннәре галиме Гүлшаһ Йылмаз тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителеп Евразия язучылар берлегенең «Бәнгү» нәшриятында басылды. Әсәр төрек әдәбиятчылары һәм укучылары тарафыннан җылы кабул ителде. Аны Төркиягә һәм төрек дөньясына танытуда Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу актив эшчәнлек алып барды. Роман һәм әлеге татар кызларының фидакарь эшчәнлекләре турында «Сабах» газетасында мәкалә басылуында да аның тырышлыгы зур.  

 

Охшаш мәкаләләр:

Төркия дәүләте ярдәме белән Литвада балалар һәм яшьләр өчен милли бәйрәм-Сабантуй узды

В Финляндии вышла в свет книга об истории и судьбе татар, живущих в этой стране

Төркиядә татар хирургы Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә дөнья күргән

Комментарии  

0 #4 Wilhemina 08.04.2023 00:41
I really like your blog.. very nice colors & theme.
Did you make this website yourself or did you
hire someone to do it for you? Plz answer back as I'm looking to construct my own blog and would like to find out where u got this from.

appreciate it

Here is my homepage; Is it safe for individuals with a
family history of diabetes to take finasteride?: https://consuelovita.it/finasteride-and-diabetes-can-finasteride-increase-your-risk-of-developing-diabetes
Цитировать
0 #3 Julie 30.03.2023 22:51
Howdy! Someone in my Myspace group shared this website with us so I came to give it a look.
I'm definitely enjoying the information. I'm bookmarking and will be
tweeting this to my followers! Outstanding blog
and terrific design and style.

Feel free to surf to my homepage - https://consuelovita.it/the-secret-to-achieving-thicker-fuller-hair-how-rogaine-can-help: http://skodarapidclub.ru/forum/member.php?u=133423
Цитировать
0 #2 Mercedes 29.03.2023 05:50
It's going to be end of mine day, but before finish I am reading this wonderful piece
of writing to increase my experience.

My web blog - Electrolyte Supplement: https://consuelovita.it/the-benefits-of-electrolyte-supplements-for-active-individuals
Цитировать
0 #1 Brigette 17.03.2023 14:51
telehealth jobs
health product promotion
affiliate marketing tips and tricks
best affiliate marketing courses

My website Requirements for joining a supplements affiliate program: https://proweb-hr.com/test/index.php/community/profile/mattbaylebridge/
Цитировать

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX