«Ана теле дип сөйләшмисез! Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар „анам теле“ дип сөйләшә»

27 8

Фото: tatar-inform.tatar

 

Язучы Рабит Батулла фикеренчә, туган телне ана теле дип әйтергә кирәк. Бу хакта ул «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әйтте. 

«Ана теле дип сөйләшмисез! Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар „анам теле“ дип сөйләшә. Татар теле, туган тел гыйбарәсе ана телен үтерергә тиеш түгел. Ни өчен ул ата теле түгел, чөнки ата ауда, яуда, еракта булган, ана телне, йоланы саклаган, әкият, бәетләр сөйләгән, пәрәмәч пешергән. Ананы үстерергә, ана телен сакларга кирәк!» — дип өндәде Рабит Батулла.

Ул, беренче чиратта, ана теле, аннары татар теле, аннары туган тел булырга тиеш дип саный.

 

Статьи по теме:

В Татарстане разыграют грант в поддержку учителей, преподающих на татарском языке

На конкурс «Tatar сүзе» с призовым фондом 1 млн рублей поступило более 500 работ

Профессор Гөлшат Галиуллина: «Татар теле бүгенге көндә зур үзгәрешләр кичерә»

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX