Ул өлкәләрдә стратегияне тормышка ашыру турында сөйләшүләр үткәрелгәнен әйтте

5 7

Фото: «Татар-информ»

 

«Татарлар: гамәл стратегиясе»н һәр татар гаиләсендә өстәл китабына әверелдерергә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, хәзер шундый бурыч тора. 

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаганда, татар халкының үсеш стратегиясен булдыру бурычын куйганын, быел августта Милләт җыенында стратегия кабул ителгәнен искәртте.

«Эксперт төркем белән ике ел төпләп яздык. Хәзер өлкәләрдә очрашулар булып тора», — диде ул.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, милләттәшләр белән очрашуда һәр җитәкчедән стратегияне тормышка ашыру юлларын эзләү сорала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Сахалинсктамы, Таллиндамы, Ригадамы, Америкада, Чабаксардамы… — ничек итеп шәһәрдә, авылда яшәүче һәр татар гаиләсенә барып җитеп аңлатуны уйларга, һәр татар гаиләсенең өстәл китабына әйләндерергә кирәк», — диде Милли шура рәисе.

 

Статьи по теме:

Васил Шәйхразиев: «Илһам Шакиров исән чагында гомере буе татар халкына хезмәт итте»

Васил Шәйхразиев: Президент мәкаләсен дөньядагы барлык татарларга тараттык

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX

Консоль отладки Joomla!

Сессия

Результаты профилирования

Использование памяти

Запросы к базе данных