Чараны URBANTATAR яшьләр берләшмәсе һәм «Нур» яшьләр үзәге оештыра

21 8

Фото: vk.com/urbantatar

 

30 октябрь Чаллыда Татар яшьләре форумы узачак. Көн дәвамында «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре өчен интенсив программа тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада: «Чаллыда татар проектларын җанландыруның 30 ысулы» дигән ми давылы; бизнес, тайм-менеджмент, SMM, грантлар, журналистика буенча лекцияләр; психология, хореография, сөйләм серләре, дизайн, фото-видео буенча остаханәләр һәм татар проектын булдыру буенча воркшоп; яклау сессиясе.

Шулай ук көн дәвамында аудиогид ярдәмендә элеккеге «Москва» рестораны буенча экскурсия узып булачак. Кичке программада концерт, дизайн-маркет, аудиоспектакль көтелә.

Форумда 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнаша ала. Моның өчен Google-гариза тутырырга һәм Оештыру комитетының аны раслауны көтәргә кирәк.

Мөһим шарт: көн дәвамында битлек кию сорала, кергәндә температура үлчәнә. Үзегезне начар хис итсәгез, өйдә калуыгыз хәерлерәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чараны Чаллы Башкарма хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәмендә URBANTATAR яшьләр берләшмәсе, «Нур» яшьләр үзәге оештыра.

 

Статьи по теме:

Интернетта популяр һәм заманча татар музыкасы булган URBANTATAR радиосы эшли башлады

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX