Сайтта бастырылган күпчелек әсәрләр, публицистика моңа кадәр ирекле рәвештә интернетта куелмаган

8 1

8 сентябрьдә язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, драматург, нәшир, мөхәррир, публицист Гаяз Исхакый порталы тулы көченә эшли башлады. Техник ачылыгы 30 авгутта, Ресупблика көнендә булган иде.

Сайтны «Азатлык» татар яшьләре берлеге эшләткән, ул ТАССРның 100, Татарстанның дәүләт суверенитеты хакында декларация кабул ителүнең 30 еллык юбилейлары уңаеннан «милләтебезгә һәм җөмһүриятебезгә" бүләк буларак ясалды ди берлек вәкилләре.

«Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый, аның тормыш юлы, көрәше һәм иҗаты татар тарихында шактый зур роль уйнады. Милли идеолог буларак Гаяз Исхакый милләтне яшәтү һәм үстерү өчен көрәшне идеологик яктан тәэмин итүгә аеруча игътибар бирә. Милли идеяны ул татарны милләт буларак саклап калуда һәм үстерүдә төп идеологик чыганак дип саный. Көрәшче әдип бу идея ярдәмендә төрле җирләргә таралган татарны берләштерергә һәм шул нигездә гасырлар дәвамында инкыйразга дучар булып килгән милләтебезне әлеге афәттән коткарып калырга мөмкин дигән карашыннан чыгып эш итә. Гаяз Исхакый – татар милләтендә феномен ул. Бар гомерен фәкать татар милләтенә хезмәт итүгә багышланган бу шәхес безгә бай мирасын калдырды», диде «Азатлык» берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

Татар яшьләре фикеренчә, Гаяз Исхакый порталының ачылуы – татар милләте өчен бик мөһим эш. «Бу сайт әдипнең иҗаты, тормыш юлы белән танышудан тыш, ул яшәгән чорның рухын тоярга да, үз кыйблабызны табырга да мөмкинлек бирәчәк» ди Нәбиуллин. Бу хакта «Азатлык» порталы яза.

Әлеге сайтта Гаяз Исхакыйның 43 әдәби әсәре, 300ләп публицистик мәкаләләре, истәлекләр, хатлар, фото-видеоязмалар, аудиокитаплар урнаштырылган. Сайт дүрт телдә эшли: татарча, урысча, төрекчә һәм инглизчә. Нәбиуллин сүзләренчә, сайтта бастырылган күпчелек әсәрләр, публицистика моңа кадәр ирекле рәвештә интернетта куелмаган.

Төп чыганак булып Исхакыйның Татарстан китап нәшриятында бастырылган 15 томлыгы кулланылган. Өч ай дәвамында «Азатлык» активистлары кулдан кәгазь варианттан электронга әсәрләрне һәм башка материалларны күчерү белән шөгыльләнгән. Исхакый порталын ешрак яңартып торырга, әле бастырылмаган язмаларны урнаштырырга телиләр. Хәзерге вакытта татар яшьләре тәрҗемәләр белән шөгыльләнә, «Зөләйха» әсәре урыс һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән, инглизчәгә тәрҗемә эше дәвам итә.

 

Охшаш мәкаләләр:

В ближайшее время появится сайт, посвященный известному татарскому писателю Гаязу Исхаки

Литературная суббота: Гаяз Исхаки - кумир молодежи и выдающийся классик татарской литературы

Другая Зулейха: почему она поразила и татар, и русских в далеком 1917 году?

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX