Пандемия артистларның хәлен катлауландырды. Татар артистлары башта зарланды, әмма хәзер бу ишетелми

23 2

 

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова – үз тавышына җырлаган, тамашачысын көчле энергетикасы белән әсир иткән җырчы. Бүген аның концертларга әзерләнеп яткан мәле. Яңалыклары да шактый. Беренчедән, улы Булат белән дуэт барлыкка килмәгәе. Икенчедән… Хәер, үзе сөйләсен әле. Бу хакта «Ватаным Татарстан» хәбәр итә.

– Соңгы арада рус эстрадасында, пандемия артистларның хәлен тагын да авырайтты, дигән зарлар ешрак ишетелә башлады. Татар артистлары баштарак зарлангалап алса да, хәзер ул-бу ишетелми. Безнең җырчыларның хәле чыннан да әйбәтрәкме, әллә татар зарлана белмиме?

– Зарланып утырудан ни файда соң? Тормыш дәвам итә бит. Һәркем үзенчә җайлашты, кемдер артист профессиясенә генә бәйләнеп калмыйча, үзен башка өлкәләрдә дә сынап карады. Зарлану беренчедән, хәлне ала, икенчедән, вакыт бушка уза. Бик күпләрнең хәле мактанырлык түгел. Җырчылар гына түгел, хезмәт күрсәтү өлкәсе кешеләре – киендерүчеләр, бизәндерүчеләр, чәчтарашлар да клиентларын югалтты, гомумән, кайсы тармакны алма, пандемиянең йогынтысы булмый калмагандыр. Мин, гомумән, кеше үзен төрле яклап сынап карарга тиеш дип уйлыйм. Җырчының да бит популяр чоры бик кыска аның. Яңалык булып килеп кергәндә кеше аны кабул итә, аннары сүрелә. Гомумән, кешелеккә эзләнү хас.

– Тамашачының сайлау мөмкинлеге чыннан да зур. Эстрадада инде хәзер меңгә якын җырчы бар, диләр. Ләкин көчле энергетикасы белән аерылып торганнарын санарга бер кулның бармаклары җитә. Сез – көчле энергетикалы җырчы. Мондый сәләт тумыштан киләме, бәлки аны тырышлык белән үзеңдә үстереп буладыр?

 

23 5

 

– Миңа калса, шулай туарга кирәктер. Язмышың җыр белән бәйләнгән икән, син инде шул юнәлешне сайлыйсың. Мәсәлән, мин гомеремдә әйбер сата белмәдем. Андый сәләтне Ходай Тәгалә миңа бирмәгән. Шуңа күрә аның белән мавыкмыйм да. Бушка биреп җибәрсәм, җибәрәм, әмма сата белмим. Сәләт исә туганда ярала дип уйлыйм. Мин табиб булырга теләгән идем. Ә бит үзем каннан куркам, җәрәхәт күрсәм, каушыйм. Табибка, миңа калса, салкын канлылык, оперативлык хас булырга тиеш. Табиб һөнәре минеке булмаган, димәк. Кайбер кеше тумыштан ук җырлап туа, ул аны һөнәре итмәскә мөмкин, ә менә сәләте була. Кайчак, кече улыма да, улым, җырла әле, дим. Чөнки сизәм, сәләте бар бит инде. Ләкин ул кыенсына. Ә бит аңа ул бормаларны мин дә, әтисе дә өйрәтмәгән. Әмма күңелендә, мин сезнең кебек җырлый алмыйм, дигән кыенсыну ята.

– Танылган кеше баласы булу – зур җаваплылык, димәк. Булат та шуңа эстрадага соң кердеме?

– Әйе, Булат соң керде. Ул бар нәрсәне үзлегеннән өйрәнде, зурлап репетицияләр ясатып, өйрәтеп утырганым булмады. Аның карашы үзгә, ул – заманча музыка кешесе. Яшьләр бит алар дөньяны, гомумән, башкача, үзләренчә күзаллый. Миңа аның фикере кызык. Ә үзенә ярдәмгә килгәндә, киңәшләрне әтисе дә, мин дә бирәбез.

– Киләчәктә Зәйнәб-Зөфәр кебек, Зәйнәб-Акбулат дуэты барлыкка килергә мөмкинме?

– Эшләп карарбыз. Ләкин безнең тавышлар туры килеп бетми. Аңа минем диапазонда җырлавы кыенрак. Бәлкем килеп тә чыгар, кем белә.

– Халык Зөфәр абый белән дуэтыгызны да сагына.

– Халык сагына, яза. Ләкин һәрбер җырчының кассовый чагы бер була. Гастрольләр белән бөтен җирдә йөри идек, кире кайтканда бер концерт куйган районга яки шәһәргә бер атнадан тагын концерт куеп китә идек. Әйе, бу – популярлык!

Популярлык гомер буена кала, мәхәббәт тә кала, ә менә кассага эшләү дигән нәрсә еллар узган саен кими. Аңа карап кына минем тукталганым юк. Чөнки син сәхнәне сайлагансың икән инде, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Тормышта шундый хәлләр була, көтмәгәндә, иртәгә сиңа фәлән шәһәрдә, я булмаса фәлән оешмада ике сәгать буена чыгыш ясарга, дип әйтергә мөмкиннәр. Чакыручыга синең ярты ел концерт куймавың, формада булмавың кызык түгел. Шуңа күрә мин һәрвакыт әзер торам. Кайбер кешеләр, үзләрен күрсәтергә тырыша, һаман җырлап йөри, дип әйтәләр, әйтүен. Тик сәхнә кешесе үзенең барлыгын, кем икәнен, мөмкинлекләрен даими күрсәтергә тиеш. Үзең сорау бирдең, энергия дидең бит, тумыштан бирелгән икән, аны сакларга, үстерергә кирәк инде. Мин һәрвакыт, бу җырымны халыкка ничек тәкъдим итсәм, үтемлерәк була, дип уйлап йөрим.

– Тавышка зыян китермәс өчен үзегезне нәрсәдән дә булса тыясызмы?

– Тавышка иң беренче чиратта салкын ярамый, чикләвекләр, борыч ише тамакны киптерә торган тәмләткечләр зыян сала. Боларны концертка бер тәүлек кала кулланмаска кирәк. Тавышка мунча да зыянлы. Кайбер кеше көнгә әллә ничә тапкыр башын юа, мунча керә. Тавышын нормаль кулланып җырлый торган кешегә бу катгый рәвештә тыела. Мунча тавышның тембрын үзгәртә, төсмерен юкка чыгара. Тавыш мунчадан соң 2-3 көн узганнан соң гына үз халәтенә кайта. Шуңа мин гомергә бик еш баш юуларга, мунчаларга каршы булдым. Чөнки үз тавышым аша җырның нечкәлекләрен күрсәтергә тырыштым. Җырламаса, такмак әйтсә, бәлкем ярыйдыр. Мин исә тере тавышка җырладым, беркайчан да фонограммага җырламадым. Эчтәге энергияңне тагын ничек чыгармак кирәк.

 

23 6

 

– Инстаграм сезнең өчен нәрсә?

– Бу көннәрдә репетицияләр белән мавыгып инстаграмга керми торган идем. Аннан яллар җитте, ярар атна башында карармын әле, дидем. Ничә көн буена дәшми торгач, халык белән элемтә өзелеп куйды. Инстаграм да даими игътибарны сорый икән ул. Халык синең матур теләкләреңне, күңелеңдә ни барын яратып укый. Бервакыт турыдан-туры шигырь язып куйган идем, ул хәйран тиз таралды. Минем өчен инстаграм халык белән аралашуның бер формасына әйләнде. Ләкин аның белән артык мавыкмыйм. Төрлесен язалар. Кайсы хөрмәтен белдерә, кайсы киңәшләрен җиткерә, кайберләре тискәре фикерләрен язып куя, һаман яшь каласың киләме, паспортыңа кара, дип көлгән була. Нишлисең инде, җырчы, иң беренче чиратта хатын-кыз яшь калырга омтыла, бу – аның табигатендә. Чөнки матурлык кешене, дөньялыкны яшәтә.

– Матурлык дигәннән, соңгы вакытта бигрәк тә яшь җырчылар матураю белән артык мавыкмыйлармы икән? Бер төрле иреннәр, кашлар, йөзләр… Хәзер аларны бер-берсеннән аеру да бик читен бит.

– Курыкмыйча ничек эшлиләр дим мин дә! Беләсезме, мәктәп елларында ук бизәнеп йөргән балаларга кызганып карый идем. Алар кешенең иң матур бер чорын атлап үтеп, олыгаялар, яшьлекнең тәмен белми калалар кебек тоела иде. Бәлкем авыл баласы булганга кабул итеп булмыйдыр. Ни дисәң дә, шәһәр балалары бүтәнрәк алар. Без бит инде – иртән торгач та теге эшне эшләргә, бусын карарга дип үскән, мәктәптән соң да беренче чиратта өйдәге эшне эшләгән, аннан гына дәресен караган кешеләр. Китап уку да вакыт әрәм итү санала иде. Бу инде – бөтен авыл баласы кичергән әйберләр. Икенче яктан, үзенә вакыт тапкан, тәрбияләгән кешеләргә сокланам. Әниләр кызларында ул сыйфатны да булдырырга тиеш. Әлбәттә спорт белән шөгыльләнергә, формада булырга кирәк. Ләкин адәм баласының бер кызык ягы бар: хәтта камиллеккә никадәр генә якын булса да, ул үзеннән беркайчан да тулысынча канәгать була алмый. Шуңа күрә яшьләр үзләрен үзгәртә торганнардыр. Күпмедер вакыттан соң йөзләре берәр нәрсә эшләмәсә инде… Ул да бит табигатькә каршы килү, тыкшыну инде.

– Берара сез журналистлардан читләштегез. Аның сәбәбе бар идеме?

– Төрле хәлләр була. Берәр идеяң тормышка ашмаса да, кәефсезләнеп каласың, иҗатка бөтен көчеңне салсаң да, аралашырга вакыт калмаска мөмкин. Кайчак үз эчеңә ябылу да кирәк була. Минем тормышымда болар барысы да булды, авыр чакларны да үткәрергә туры килде. Операция булды, аннан соң, гомумән, сәхнәгә чыга алырмынмы икән, дип шикләнгән чаклар да булды. Үземне кулга алганчы бер елга якын вакыт узып китте. Үткәрә белергә һәм дөньяга ачык булырга кирәк. Иҗат ул – эчтән үзеңне ашый торган нәрсә. Шуңа күрә иҗат юлына баскан барлык кешеләрне мин көчле кешеләр дип атыйм.

– Берара сез үзегезнең газетагызны да чыгарып алдыгыз.

– Ул идеяне журналист Люция Хәбибуллина тәкъдим иткән иде. Аңа ярдәм дә булыр дип башладым ул эшне. Чөнки ул – сәнгать әһелләре арасында матур интервьюлары белән танылган кеше. Без бу эшне байтак кына алып барып карадык, ә инде тагын да өстәмә чыгымнар сорала башлагач, бу эшне туктаттым. Әлеге дә баягы, мин бизнесмен түгел. Кызыклы эш ул, ләкин аның белән шөгыльләнер өчен бик зур көч кирәк. Мин исә – бүтән төрлерәк иҗат кешесе.

– Татар эстрадасына нинди бәя бирәсез?

– Дөнья бер урында гына тормый, алга барабыз, cәхнәгә дә яңа кешеләр чыга, яңа исемнәр барлыкка килә. Тормышның кануны шундый. Яшьлек булгач, ул мавыктыргыч, үзенчәлекле булырга тиеш. Безнең чорда да шулай булды. Исемнәребез халык хәтеренә кереп калган икән, димәк, индивидуаль булганбыз. Инкубаторщина исә бик тиз алҗыта, тиз төшеп кала. Без инде аны хәзер заманчалаштырып харизма дигән булабыз, ул шул индивидуальлек инде. Андый кешенең үз йөзе була, үз сүзен әйтә ала. Ул кызыклы. Яшьләргә агымга кереп китүе бик авыр. Чөнки безнең буын бөр төрле тәрбияләнгән, ә алар катлаулырак заманга туры килде. Аларга мәгълүмат күктән өелеп диярлек төште, каушап калганнары да бардыр. Киңәшләшеп, урталыкны тотарга кирәк дип уйлыйм. Чөнки ялтыраган бөтен әйбер дә яхшы түгел. Сәхнәдә үзенә зур таләпләр куйган, тәртипле, иҗади яшьләр бик күп. Ә инде алар ялгыша икән, монда өлкәннәрнең дә гаебе бар. Яшьләр читтән яңалык алып килергә тырышалар. Халык аны кабул итеп бетермәскә дә мөмкин. Чөнки аның өчен милләтнең аңы үсәргә, ул аңа әзер булырга тиеш бит әле. Моның өчен дистәләрчә еллар үтәргә мөмкин. Ул безнең чорда да шулай булды. Без моңны саклап, заманга яңалык кертергә тырыштык. Ә инде алтын урталыкны саклый алмаганнар, чыннан да, төшеп калды. Бүген яшь җырчыга режиссер, продюсер кебек кешеләрнең ярдәме кирәк. Хәзер ансыз булмый. Чөнки бер кешегә бөтен сәләт тә бирелә алмый. Ул бары тик җырлый ала. Ә аңа әле стилен уйлыйсы, аны танытасы була. Яшерен-батырын түгел, нәкъ менә продюсер, режиссер кебек һөнәрләргә кытлык бездә. Ник дигәндә талантлар бездән китү ягын карый. Татарстанда гына үсә алмыйлар. Читтән танылып, Казанга кайтсалар, аларны күтәрәләр. Мондагыларны күрмәскә мөмкиннәр. Ә яшьләр андыйга канәгать түгел бүген. Аларның амбицияләре зур.

– Күптән түгел Президент каршында мәдәниятне үстерү комиссиясе оешты. Сезнеңчә анда беренче чиратта нинди мәсьәләләр каралырга тиеш?

– Җитәкчелек белән халык арасын якынайту мәсьәләләре каралсын иде. Без исә бүлгәләнергә яратабыз. Хәтта сәнгатьне генә алсак та, үзешчәннәргә, профессионалларга бүлгәләнәбез. Әгәр кеше талантлы, ул бер «самородок» икән, нишләп аны күрмәмешкә салышырга, син профессионал түгел дип кимсетергә? Бу – упкын барлыкка китерә, аралашу ерагая. Нәтиҗәдә профессионалларның да дәрәҗәсе төшә бит. Юрганны һәркем үз ягына тартмыйча, бердәм булып эшләсеннәр иде дигән теләктә калам.

 

Статьи по теме:

Русча гына сөйләшеп татарча җырлыйлар: нужно ли знать язык, чтобы быть звездой татарской эстрады

Встанет ли на ноги татарская эстрада после пандемии коронавируса? Мнение экспертов

Сочи, деревня, новый дом и творчество: как проходит лето артистов татарской эстрады

Добавить комментарий



loading...

ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


Последние комментарии

HABEPX