Язучы яңа романын роман-сәяхәт, роман-маҗара дип атый

17 5

Фото: littime.ru

 

Язучы Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак. Бу хакта язучы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Китап март аенда басылып чыгар дип уйлыйм. Эшче исеме — „Эшелон на Самарканд“. Әлегә шуны гына әйтә алам», — дип язган ул.

«Бу китап балаларын Идел буендагы ачлыктан коткару турында. Вакыйга 12923 елда „Дзержинский поездларының“ берсендә бара. Ачлыктан интеккән балаларны туграк регионнарга илткән эшелоннар шулай аталган. Сүз алты атнага сузылган юлга чыккан эшелон турында», — дигән Гүзәл Яхина роман турында биргән интервьюсында. Язучы яңа романын роман-сәяхәт, роман-маҗара дип атый.

Язучы Гүзәл Яхина Казанда туып үскән. «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылды.

 

Статьи по теме:

Роман Гузель Яхиной «Зулейха открывает глаза» был удостоен итальянской премии

«Зулейха открывает глаза» признан самым популярным сериалом в России в 2020 году

Завершился показ сериала "Зулейха открывает глаза" — оправдались ли ожидания его создателей

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX