Тамашалар булмау артист халкына акча эшләү мөмкинлекләрен киметә

Коронавирус һәркемнең тормышына тәэсир итте. Үзизоляция режимын гына искә төшерик. Ул вакытта кайберәүләр керемсез, яисә бөтенләй эшсез калса, башкалар исә өйдә утырудан файда алып калырга тырышты. Эшмәкәрләр кризистан зарланганда, татар эстрадасы йолдызлары арасында үз бизнесын ачып җибәрүчеләр дә булган.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева челтәр бизнесы белән шөгыльләнә башлаган. «Мин, гомумән, тик утыра торган кеше түгел. Бер җирдә ишек ябылса, икенче җирдә ачарга тырышам. Эш миңа ошамаса, күңелемә хуш килмәсә, мин аңа тотынмыйм да. Монда мин сатмыйм, үзем кулланып караган продукцияне башкаларга тәкъдим итәм. Бу бизнес миңа бик ошый», — ди җырчы үзенең эше турында. «Нәрсә белән шөгыльләнсәң дә, сүз сөйләүчеләр һәрвакыт бар. Өйдә тик утырсаң, „моның бай ире, сөяркәсе бар инде“, эшләсәң, „моңа һаман җитми“ диеп сөйлиләр. Ул этаптан мин күптән үттем. Нәрсә сөйләүләре миңа барыбер. Кешене алдамыйм, урламыйм, туры юлдан барганымны үзем беләм».

23 2

Татар-информ архивы


Ә җырчы Илгиз Шәйхразиев коймак пешерергә өйрәнгән. Моңа кадәр аның коймак камыры ясаганы булмаган. Кәефе булганда җырчы тавык, каз, үрдәк тә пешерә икән әле. Шулай ук музыкант аранжировкалар ясарга өйрәнгән, шул рәвешле, ул чыгымнарын киметкән.

 

23 4

Татар-информ архивы


Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Алсу Фәйзуллина бу чорны тормыш иптәше Фәнил һәм балалары белән авылда үткәргән. «Без авылның, табигатьнең, үз өең булуның кадерен белә башладык. Хәтта үзебезнең дә йорт аласы килә башлады. Хәзер акрынлап шул хыялны тормышка ашыру өстендә эшлибез», — ди ул. Йолдызлы гаилә бакчада яшелчә, җиләк-җимешләр утырткан, каралты-кураларны җыештырган.

 

23 5

Татар-информ архивы


Илсөя Бәдретдинова концертларсыз вакытны авылда үткәргән. Кечкенәдән рәсем сәнгате белән кызыксынганлыктан, Илсөя авылда рәсемнәр ясаган. «Күңел тынычлыгы өчен эшләдем. Бизнеска китәргә дигән теләгем булмады. Бизнес башлаучыларга бернәрсә дә әйтәсем килми. Кем ничек булдыра ала, шулай эшләсен», — ди җырчы. Моннан тыш, Илсөя авылдашларына 300 медицина битлеге тегеп, бушлай өләшкән. Авыр чорда Илсөя үз төркемен дә саклап кала алган. Бүген ул моны иң зур шатлыкларының берсе дип атый. Концертлар булмаганда, аның иҗат төркемендәгеләр төзелештә һәм таксида эшләп алган. Ләкин бөтенләйгә китүчеләр булмаган.

23 6

Татар-информ архивы


Илназ Сафиуллинны күпләр җырчы дип кенә белә, ә ул инде 6 ел күчемсез милек өлкәсендә бизнес алып бара икән. Кризис һәм пандемия вакытында аның эш күрсәткече 5 %ка арткан һәм бик нык ярдәм иткән. Ул иҗатны ташларга ярамаганлыгын, бер өлкә туйдырса, вакытлыча икенчесенә күчеп алырга кирәклеген әйтте. Гомумән, Илназ күңел тарткан эш белән шөгыльләнергә киңәш итә. Бу хакта intertat.tatar хәбәр итә.

 

Статьи по теме:

Сочи, деревня, новый дом и творчество: как проходит лето артистов татарской эстрады

Русча гына сөйләшеп татарча җырлыйлар: нужно ли знать язык, чтобы быть звездой татарской эстрады

В этом году церемония вручения премии ТМТV прошла в новом для татарской эстрады формате

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX