«Әләзән – татар авылы, шуңа күрә балалар да саф татар телендә сөйләшә», - диде Мәрьям Янгуразова
Пенза өлкәсе 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Мәрьям Янгуразова балаларның татарча сөйләшүен дин тоту белән бәйләп аңлатты.
Бездә беренче урында - дин. Өйдә дә әти-әни, күршеләр белән татарча сөйләшәбез. Рус теле, рус әдәбияты, математика һ.б. дәресләрдә рус телендә аралашабыз. Тәнәфесләрдә татарча гына сөйләшәбез. Бездә тел мәсьәләсе буенча проблема юк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, мәктәптә татар теленә зур игътибар бирелә.
Татар теле атнасына ике тапкыр укытыла. Әләзән – татар авылы, шуңа күрә балалар да саф татар телендә сөйләшә. Балаларны татар әдәби телендә сөйләшергә өндибез. Дәресләребездә төрле методлар кулланып, балаларны сөйләргә өйрәтәбез», - диде ул туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.
Мәрьям Янгуразова дәресләрне уен формасында үткәрүен әйтте.
Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Презентация-схемалар кулланабыз. Әдәби уку дәресләрендә бер әсәр сайлап, рольләргә бүленеп укыйбыз. Соңрак спектакль куябыз. Костюмнарыбыз бар. Мәсәлән, 2нче сыйныф укучыларыбыз ачык дәрестә «Сертотмас үрдәк» әкиятен сәхнәләштергән иде», - диде ул.
Аның әйтүенчә, югары уку йортын тәмамлаган яшьләр күбесенчә авылда кала. «Урта Әләзән авылы Россиядә иң зур татар авылы дип санала. Теләгән кешегә эш табарга мөмкин. Бизнес белән дә шөгыльләнеп була. Ике мәктәп, ике балалар бакчасы бар. Ел саен Сабантуйлар уздырабыз», - диде укытучы.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/penza-olkase-ukytucysy-balalarnyn-tatar-telen-belue-din-totu-belan-baile-5868929
Праздник Ураза байрам, тамбурная вышивка, полеты в Музкомедии, концерты татарской песни, день рождения Тукая |
Казанская группа qaynar на фатирлыке растопила уральские сердца |
День рождения раиса, Салават, Рамадан, Мураками, стендап, уральский соловей и еще несколько мартовских идей |
Татар Екатеринбурга приглашают пройти опрос для научного проекта |
Какой язык считать родным и где изучить татарский в Екатеринбурге |
В Казани презентовали комиксы «Татар хатын-кызлары» |
Вспоминаем Ельцина, говорим о пацанах, изучаем ислам, идем на три концерта, один квартирник и в кино, почитаем Джалиля и вкусно кушаем |
10 февраля на фатирлык в Екатеринбург приедет Радиф Кашапов и qaynar |
В Екатеринбурге готовят татарский квартирник «Фатирлык» |
Первая в 2024 году афиша: Буинский театр, татарча солянка и знакомства |
Чем заняться в уходящие каникулы: смотрим свежие татарские видео-новинки |
В Екатеринбурге объединяются главные татарские информационные площадки региона |
Проект здания Буинского драмтеатра признали лучшим культурно-досуговым учреждением России и СНГ 2023 года |
«Наш татарский образ дракона – Зилант»: что таит в себе символ 2024-го? |
Филиалу АУ «Культура» Нижнетавдинского района Тюменской области присвоено имя поэта Шауката Гадельши |
Александр Большунов и Вероника Степанова выступят в Казани на V этапе Кубка России по лыжным гонкам |
«Кубок Ак Барс» был признан лучшим турниром по каратэ в 2023 году |
Чествование спортсменов и тренеров Федерации гребли на байдарках и каноэ РТ, показавших высокие спортивные результаты в 2023 году |
УНИКС-ДЮБЛ вышел в следующий раунд Первенства России по баскетболу |
Минуллина об итогах 2023 года в РТ: «Объем инвестиций в основной капитал впервые превысил триллион рублей» |
Определена победительница конкурса «Татар кызы Мордовия – 2023 |