Тапшыру эфирда 2011 елдан бирле чыгып килә. 3 октябрьдә тамашачыны яңа алып баручы сәламлиячәк
Фото: tukai-rt.ru
Яңа сезонда «Татарстан Яңа Гасыр» каналының «Башваткыч» тапшыруы алып баручысы алышына. Әлеге тапшыру эфирда 2011 елдан бирле чыгып килә һәм шул вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Аны Җәвит Шакиров, аннары Зөлфәт Зиннуров алып бардылар. Ә 3 октябрьдә экраннарда тамашачыны яңа алып баручы сәламлиячәк.
Кастингта катнашучылар татар дөньясында инде үз исемнәрен булдырган, татар телендә камил сөйләшә һәм алып бару тәҗрибәсе булган шәхесләр: Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, театр һәм кино актеры Илфак Хафизов, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, җырчы Рафил Җәләлиев, теле-радио алып баручы Айваз Садыйров, алып баручы Ильмир Ямалов. Алар кастинг таләпләре буенча үзләренә бирелгән сценарий белән чыгыш ясадылар.
Рафил Җәләлиев, җырчы: «Теләк булганга килдем. «Мин «Башваткыч» тапшыруының алып баручысы булырга тиеш», - дип әйтә алмыйм, ул бит читтән караганда тулаем «кәртинкә» килеп чыгарга тиеш. Үземне яхшы алып баручы дип саныймдыр, ә менә кадрдан караганда туры килмәскә мөмкинмен яки киресенчә, мин шушы кадр кешеседер.
«Башваткыч» алып баручысы алдан ук кемнәрнең кунак буласын белеп, өйдә әзерләнеп, һәрбер сорауга җавапны белеп, хәтта аны тулыландырып сөйләрлек дәрәҗәдә мәгълүмат туплап килергә тиеш дип уйлыйм. Ул әдәби, матур, милли тапшыру».
Ильмир Ямалов, мәҗлесләр алып баручы: «Миңа 5 ел элек Зөлфәтнең сары пиджагы ошап киткән иде, шуңа бүген дә уңышлы булыр дип, шулай киенеп килдем (көлә). Алып баручы булыр өчен, беренчедән, кешене яратырга, икенчедән, дикция яхшы булырга һәм матур кыяфәткә ия булырга кирәк дип саныйм».
Азат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты: «Мин үзем катнаштым „Башваткыч“та, беренчелекне бирдем. Откан блендер һаман да эшли әле (көлә). Нинди генә тапшыру алып барсаң да, син аның турында тәгаен белергә тиеш. Алайса әңгәмә корганда сорау да, җавап та бирә алмыйсың. Һәм алып баручы җор телле булырга тиеш дип уйлыйм».
Айваз Садыйров, теле-радио алып баручы: «Башваткыч» тапшыруына минем күптән эләгәсе килеп йөри. Монда ике генә юл: тамашачы һәм катнашучы буларак. Программага алып баручы буларак эләгергә булдым. Шуңа менә бу сценарийны өйрәнеп, үземне тәкъдим итеп карасам, зәңгәр экраннардан алып баручы буларак сәлам юллармын дигән өмет бар».
Исегезгә төшерәбез, «Башваткыч»ның яңа сезоны 3 октябрь башланып китәчәк. Бу турында «Intertat» порталы яза.
Охшаш мәкаләләр:
На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона |
Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд |
Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета |
Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области |
В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |
Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков |
Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили |
Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним |
Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей |
Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |
Вспоминаем Джалиля, слушаем песни, делаем изю, читаем Мустая Карима и другие идеи февраля |
Рузиль Минекаев снялся в роли библиотекаря в кино для татарского нетфликс |
Татарские фильмы-новинки в сети, гастроли Буинского театра, знакомства и концерты: что посмотреть и куда сходить в Екатеринбурге в январе Нового года |
Куда сходить уральцам в уходящем году: концерт, фабрика ума, конкурсы и лекция |
«Словно шов соединяет татар страны»: в Екатеринбурге презентовали фильм об уникальном казанском мастерстве» |
В Екатеринбурге проводят единственный в России конкурс исполнителей татарского танца |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России