Билгеле булганча, Зөлфәт ТНВда «Башваткыч»ны алып барды һәм «Татар радиосы»нда эшләде

13 1

Фото: tatar-inform.ru

 

«ТНВ каналында 5 елдан артык “Башваткыч” тапшыруын алып бардым. Бер карасаң, шактый күп вакыт. Тамашачылар да ялыккандыр, тапшыруга да яңа йөз, яңа сулыш кирәктер. Инстаграмдагы сәхифәмдә дә “яңа алып баручы урынына кемне күрергә телисез?” дип сораштыру үткәрергә булдым», - дип сөйләде безгә Зөлфәт Зиннуров.

«Җәмәгать, сәламнәр! Бу фотода аңлашыла инде, әйе, ТНВдан киттем. Башка кешеләрдән төрле имеш-мимешләр ишеткәнче, үземнең аккаунтта хәбәр итәргә булдым. Юк, берәү белән дә сүзгә килмәдек, талашмадык-сугышмадык. Белгәнегезчә, мин параллель рәвештә “Татар радиосы”нда да иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә ТНВ җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: я радио, я телевидение. Телевидениегә 2000нче елда килеп кергән идем, 20 ел вакыт үтеп тә киткән! Куркыныч саннар. Башваткычны инде 5 елдан артык алып барам, тамашачылар да ялыккандыр, нинди дә булса яңалык кирәк дип кат-кат уйлаганнан соң радионы сайларга булдым. Нәрсә дисәң дә, иҗат юлымны 11 нче сыйныфта укыганда ук радиодан башлаган идем бит.

“Башваткыч” тапшыруын яратып караучы Хөрмәтле Тамашачым, зур рәхмәтләрем иң беренче Сезгә, тапшыруның командасы: режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева, мөхәррирләр Әлфирә Мәһдиева, Миләүшә Гариповага һәм оператор/монтажёр/тавыш операторы егетләренә! Матур итеп эшләдек, Аллага шөкер! Кем белә, бәлки әле киләчәктә тагын бергә эшләү насыйп булыр.

Ә хәзер иң мөһиме: “Башваткыч”та алып баручы итеп кемне күрергә теләр идегез? Чынлап, языгыз әле, чөнки җитәкчеләргә кемнедер тәкъдим итәргә онытып та җибәрергә мөмкиннәр», - дип язган Зөлфәт Зиннуров Инстаграмда.

 

 Охшаш мәкаләләр:

«ТНВ» телеканалында «Башваткыч» тапшыруында яңа алып баручы. Кастингта кемнәр катнашты?

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX