«Ногмани тәфсире»н төрек галиме Әхмәт Туран Түрк тел үзенчәлеге ягыннан тикшергән

Фото: mospodarok.ru
Төрек галиме Әхмәт Туран Түркнең беренче татарча Коръән тәфсире белән бәйле «Иске чор татар теленең күп диалектлы әсәре — «Ногмани тәфсире» дигән фәнни яссылыкта язылган китабы дөнья күрде. Бу китабы турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
Галим бүген дә кулланылышта булган «Ногмани тәфсире» нең тел үзенчәлеген тикшереп, диалектик сөйләмнәргә бай булуын, кыпчак телләренең генә түгел, угыз, чагатай тел төркеме сүзләренең дә кулланылганын ачыклаган. 766 битлек «Иске чор татар теленең күп диалектлы әсәре — «Ногмани тәфсире» китабы «Парадигма академия» нәшриятында басылган, интернет китап кибетләрендә сатуга чыгарылган.
Төркия галимнәре Әхмәт Туран Түркнең бу китабын фән өчен бик әһәмиятле хезмәт буларак бәяли. Галим татарча тәфсир теленең фонетикасын, лексикологиясен, кушымча төрләрен, килешләрен, сыйфат, рәвеш, фигыльләрен аерым-аерым тикшергән.
«Төркиядә „Ногмани тәфсире“ теология тармагында аеры тикшерелгән. Бу уңайдан галим Ибраһим Марашның хезмәте зур игътибарга лаек. Минем игътибарны исә, филолог буларак, тәфсирдә 1800 елларда кулланылган татар теленең үзенчәлеге җәлеп итте. Ул әлеге чорның мәдрәсә теле дә булган», — диде ул.
«Коръән китабының беренче татарча тәфсирен татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави яза башлаган. Ул 1812 елда хаҗ кылып кайтканда Истанбулда вафат була. Аның эшләрен шәкерте Ногман бине Әмир әс-Симәни дәвам итә. Ул, Габденнасыйр хәзрәт киткәч, Курса авылы мәдрәсәсенең мөдәррисе булып кала һәм остазы башлаган «Коръән тәфсире”н эшләп бетерә. Татар дөньясында бу тәфсир «Ногмани тәфсире» буларак мәшһүр. Ислам мохитында иң дөрес тәфсирләрнең берсе буларак беленә.
Галим Әхмәт Туран Түрк — филология фәннәре профессоры Мостафа Өнәрнең шәкерте, аның җитәкчелегендә Нурихан Фәттах әсәре буенча кандидатлык диссертациясе яклаган. Ул Нурихан Фәттах әсәрләрендә борынгы сүзләр», «Күренекле татар галиме, профессор Мирфатыйх Зәкиев» исемле фәнни мәкаләләр авторы да. Чанаккалә шәһәрендәге «Унсигезенче март» университетында эшли. Бер студенты Кәрим Тинчурин иҗаты буенча магистрлык диссертациясе язган.
Охшаш мәкаләләр:
| Создаем застывшую красоту, танцуем, смотрим мюзикл, кино, спектакли и концерты, пишем диктант и проводим ночь в музее |
| Где в Екатеринбурге и дистанционно выучить татарский язык |
| «Мәхәббәттә көч»: в Екатеринбурге дружбу народов закрепили столом согласия |
| Просвещаемся, летаем, становимся батырами, танцуем, смотрим кино, спектакли и концерты |
| Исламский подход в развитии астрономии |
| Татарстанский авангард и андеграунд в позднесоветские годы |
| На старинном Татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга восстанавливают ограждение |
| Начало «татарского» учебного года, Мавлид ан-Наби, «Пояс культур» и старт концертно-театрального сезона |
| Какое оно, новое искусство Казани? Уральский взгляд |
| Новое искусство Казани, уральский бренд одежды и день татарской культуры: события уходящего лета |
| Концерт, игры, скачки и борьба: программа главного Сабантуя Свердловской области |
| В Екатеринбурге появится арт-объект, посвященный уральским купцам Агафуровым |
| 13 июня состоится субботник и начнутся исследования на старинном татаро-башкирском кладбище Екатеринбурга |
| Лето начинаем с Курбан байрама, Агафуровских вечеров, Ночи музыки, Сабантуев и пирожков |
| Даты Сабантуев в Свердловской области: где проведут, а где отменили |
| Медиа eka.tatar 15 лет! Но этот день рождения может стать последним |
| Идеи на майские: создаем тюбетейки, готовим печенье, слушаем о блюзе, закрываем сезон концертов и спектаклей |
| Узнаем как стать батыром, смотрим кино, концерты и спектакли, рисуем узоры, создаем древо и фестивалим |
| Госансамбль песни и танца Республики Татарстан покажет семь концертов в Свердловской области |
| Рамадан, концерты, вечеринки и татарский женственный фолк в самый весенний месяц года |
| В Екатеринбурге открылся мусульманский центр имени Ризаетдина Фахретдина |

Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет
Издатель и шеф-редактор:
Редактор-корреспондент:
Назлыгуль Ижгузина
*Instagram Meta Platforms Inc. запрещено на территории России