Татар җырларын төрек теленә тәрҗемә итүче Ләвәнт Булут телне җыр аша өйрәнүне җиңелрәк булуын әйтте
Фото: 360tv.ru
Төркия татарлары һәм төрек милләтеннән булган Ләвәнт Булут «Татар җырлары белән татарча өйрәнәбез — Tatar şarkılarıyla Tatarca öğreniyoruz» проектын башлап җибәргән. Проектта татар җырлары астөшермә белән латин графикасында күрсәтелә һәм тәрҗемәләре төрек телендә чыга. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ләвәнт Булут сөйләде.
«Искешәһәр татары Сәрдар Акташ видеоны эшкәртә, астөшермәләр куя. Мин татар җырын латин имлясына күчерәм һәм төрек теленә тәрҗемә итә барам. Бу барлык җырлар өчен дә кирәкле, чөнки Төркиядәге һәм чит илләрдә яшәүче татарларның күбесе кирилл графикасын белми. Без видеоларны YouTube һәм социаль челтәрләрдә атна саен куя барабыз. Максатыбыз — татар телен саклау һәм үстерү», — диде ул.
Ләвәнт Булут фикеренчә, телне җыр белән өйрәнү җиңелрәк. «Күп илләрдә балаларга чит телне шулай өйрәтәләр. Проектыбызны ошаттылар, рәхмәт белдерделәр. Бүлешүчеләр саны да көннән-көн арта. Җырларны үзләре сайлый, аның күпчелеге — борынгы татар халык җырлары», — диде ул.
Аның сүзләренчә, татар җырларын төрек теленә тәрҗемә итү кыенлык тудыра. «Ялгыш булмасын өчен тәрҗемәдән соң текстны төрек телен яхшы белгән татар дусларыма җибәреп тикшерттерәм. Кайбер җөмләләрне сүзгә — сүз түгел, ә мәгънәсеннән чыгып тәрҗемә ясыйм. Төрек һәм татар телләре бик якын телләр. Без борынгы бертуган халык», — ди тәрҗемәче.
«Алга таба татар халык җырларын тәрҗемә итеп тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Видеоязмалар табарга булышсалар, рәхмәтле булыр идек», — дип сөйләде ул.
Статьи по теме:
Праздник Ураза байрам, тамбурная вышивка, полеты в Музкомедии, концерты татарской песни, день рождения Тукая |
Казанская группа qaynar на фатирлыке растопила уральские сердца |
День рождения раиса, Салават, Рамадан, Мураками, стендап, уральский соловей и еще несколько мартовских идей |
Татар Екатеринбурга приглашают пройти опрос для научного проекта |
Какой язык считать родным и где изучить татарский в Екатеринбурге |
В Казани презентовали комиксы «Татар хатын-кызлары» |
Вспоминаем Ельцина, говорим о пацанах, изучаем ислам, идем на три концерта, один квартирник и в кино, почитаем Джалиля и вкусно кушаем |
10 февраля на фатирлык в Екатеринбург приедет Радиф Кашапов и qaynar |
В Екатеринбурге готовят татарский квартирник «Фатирлык» |
Первая в 2024 году афиша: Буинский театр, татарча солянка и знакомства |
Чем заняться в уходящие каникулы: смотрим свежие татарские видео-новинки |
В Екатеринбурге объединяются главные татарские информационные площадки региона |
Проект здания Буинского драмтеатра признали лучшим культурно-досуговым учреждением России и СНГ 2023 года |
«Наш татарский образ дракона – Зилант»: что таит в себе символ 2024-го? |
Филиалу АУ «Культура» Нижнетавдинского района Тюменской области присвоено имя поэта Шауката Гадельши |
Александр Большунов и Вероника Степанова выступят в Казани на V этапе Кубка России по лыжным гонкам |
«Кубок Ак Барс» был признан лучшим турниром по каратэ в 2023 году |
Чествование спортсменов и тренеров Федерации гребли на байдарках и каноэ РТ, показавших высокие спортивные результаты в 2023 году |
УНИКС-ДЮБЛ вышел в следующий раунд Первенства России по баскетболу |
Минуллина об итогах 2023 года в РТ: «Объем инвестиций в основной капитал впервые превысил триллион рублей» |
Определена победительница конкурса «Татар кызы Мордовия – 2023 |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет