Проектның беренче чыгарылышы «Идел» журналының YouTube хостингындагы каналында чыкты
Журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар татар журналистикасына багышланган «Кыямовлар кыздыра» проектына старт бирде.
«Журналистлар, нигездә, язучы, җырчы, биюче һәм башка татар сәнгать әһелләре турында сөйли. Татар журналистлары читтә кала. Әлеге проектны татар журналистикасын пропагандалау максатыннан башладык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Идел» журналының бүлек мөхәррире Мөршидә Кыямова.
«Идел» журналының You Tube хостингында чыккан проектның беренче чыгарылышында татар журналистикасының төп проблемалары игътибарга алына. «Татар журналистлары яза һәм сөйли белми, дигән фикерне күп ишетергә туры килә. Безнең шушы мәсьәләне уртага салып сөйләшәсе килде», — диде Мөршидә Кыямова.
Журналист Илдар Кыямов бүгенге көндә телгә игътибар җитмәвен әйтте. «Редактор, тәрҗемәче, оратор буларак тәҗрибәм бар. Яшь журналистларның әйтелеш, сөйләм, логик хаталары еш очрый. Видеопроект коллегаларыбызга, укытучыларга, алып баручыларга файдалы. Без телне гамәли яктан дөрес куллану мәсьәләләренә тукталабыз», — диде ул.
«Без тәнкыйтькә ачык. Басма матбугатта гына түгел, телевидениедә дә кимчелекләр җитәрлек. Бер-беребезне төзәтеп барсак, эшебез нәтиҗәле булыр. Алдагы чыгарылышларда синтаксик омонимнар, сүзләрне урынсыз куллану, калькалы тәрҗемәләр, паронимнарны дөрес куллану кебек темалар каралачак», — дип сөйләде Илдар Кыямов.
Статьи по теме:
Праздник Ураза байрам, тамбурная вышивка, полеты в Музкомедии, концерты татарской песни, день рождения Тукая |
Казанская группа qaynar на фатирлыке растопила уральские сердца |
День рождения раиса, Салават, Рамадан, Мураками, стендап, уральский соловей и еще несколько мартовских идей |
Татар Екатеринбурга приглашают пройти опрос для научного проекта |
Какой язык считать родным и где изучить татарский в Екатеринбурге |
В Казани презентовали комиксы «Татар хатын-кызлары» |
Вспоминаем Ельцина, говорим о пацанах, изучаем ислам, идем на три концерта, один квартирник и в кино, почитаем Джалиля и вкусно кушаем |
10 февраля на фатирлык в Екатеринбург приедет Радиф Кашапов и qaynar |
В Екатеринбурге готовят татарский квартирник «Фатирлык» |
Первая в 2024 году афиша: Буинский театр, татарча солянка и знакомства |
Чем заняться в уходящие каникулы: смотрим свежие татарские видео-новинки |
В Екатеринбурге объединяются главные татарские информационные площадки региона |
Проект здания Буинского драмтеатра признали лучшим культурно-досуговым учреждением России и СНГ 2023 года |
«Наш татарский образ дракона – Зилант»: что таит в себе символ 2024-го? |
Филиалу АУ «Культура» Нижнетавдинского района Тюменской области присвоено имя поэта Шауката Гадельши |
Александр Большунов и Вероника Степанова выступят в Казани на V этапе Кубка России по лыжным гонкам |
«Кубок Ак Барс» был признан лучшим турниром по каратэ в 2023 году |
Чествование спортсменов и тренеров Федерации гребли на байдарках и каноэ РТ, показавших высокие спортивные результаты в 2023 году |
УНИКС-ДЮБЛ вышел в следующий раунд Первенства России по баскетболу |
Минуллина об итогах 2023 года в РТ: «Объем инвестиций в основной капитал впервые превысил триллион рублей» |
Определена победительница конкурса «Татар кызы Мордовия – 2023 |
Певице и автору песен Земфире исполнилось 45 лет