«Телсез күке» спектаклен чыгарган иҗат төркеме Тукай премиясенә лаек булган иде

17 1

Фото: shahrikazan.ru 

 

Татарстан Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча фильм төшерергә тели. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова «Төркиләр алтыны» төрки яшьләр бөтенроссия форумында очрашу вакытында хәбәр итте.

aupova«Безнең Камал театрында „Телсез күке“ спектакле бара иде. Спектакль Совет-фин сугышы чорын сурәтли. Ике якта сугышкан ике сугышчыны бер-берсен үтерүдән музыка коткарып кала. Берсе икенчесенең җырлавын ишетеп, алар үзләренең бер тамырдан икәнлекләрен аңлыйлар», — дип әсәрнең кыскача эчтәлеген аңлатты министр.

 

«Без хәзер бу әсәрне фильм итеп төшерергә уйлыйбыз. Моның буенча эш бара. Чөнки анда бик тирән фикерләр ята», — диде Ирада Әюпова.

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектакленең премьерасы 2004 елда булган иде. төп рольләрен Рамил Төхфәтуллин белән Олег Фазылҗановлар башкара. Режиссер — Фәрит Бикчәнтәев.

«Телсез күке» спектаклен чыгарган иҗат төркеме (Зөлфәт Хәким, Сергей Скоморохов, Рим Хәсәнов, Рамил Төхфәтуллин) Тукай премиясенә лаек булган иде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

 

Охшаш мәкаләләр:

ТНВ җитәкчелеге Зөлфәт Зиннуровны сайлау алдына куйган: ТНВ яки «Татар радиосы»

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX